Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 162 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 17 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 99 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5773 кеше килгән, 5935 пассажир киткән.
Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 2 см га арткан һәм 52,55 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,28 м, 4 см га арткан.
19 нчы июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән яңгыр, яшен. Көндез яңгыр, яшен, боз. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр көчәя, көндез урыны белән 23 метрга кадәр. Температура: 24-29 градус.