Turkmenistan Airlines авиакомпаниясе Казаннан Төркмәнстан башкаласы Ашхабадка очышлар санын арттырды.
Җомга һәм якшәмбе көннәрендәге ике туры рейска 3 июльдә авиаташучы чәршәмбе көннәрендә өченче рейс ачып җибәрә. Очыш программасы түбәндәге җәдвәл буенча башкарылачак: Казаннан чәршәмбе 9:30, җомга 10:30 һәм якшәмбе көннәрендә 23:35 сәгатьтә. Ашхабадтан очышлар чәршәмбе 06:25, җомга көннәрендә 07:25 һәм якшәмбе көннәрендә 20:35.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Төрекмәнстанда вакыт Мәскәүнекеннән 2 сәгатькә алда бара. Җәдвәлгә үзгәрешләр кертелергә мөмкин.
Өченче рейс ачылу уңаеннан Turkmenistan Airlines авиакомпаниясе Казаннан очышлар өчен генә махсус тарифлар кертте. Билетлар инде сатуда.