«Казан-2» автовокзалыннан Саратовка яңа маршрут ачылды

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Казан-2 автовокзалы июньдә Казан-Саратов даими автобус маршрутын ачты. Уңайлы автобуслар дүшәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә 19:00 сәгатьтә китә.

Маршрут Ульяновск, Сызрань, Хвалынск, Балаково, Вольск шәһәрләре аша уза. Юл вакыты 11 сәгать тәшкил итә. Өлкәннәр өчен билет бәясе 1200 сум, балалар өчен 600 сум.

Тулырак мәгълүматны 8 9196217312 телефоны буенча белергә була.

Исегезгә төшерәбез, Казан-2 автовокзалы Воровский урамы, 33 нче йорт, «Төньяк вокзал» метро станциясе адресы буенча урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International