Лаеш муниципаль районында 20 июньгә кадәр Сокура-Кирби-Травкино төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлының 0 км дан 2 км га кадәр вакытлыча ябылуы озайтылды. Бу участокта ремонт дәвам итә.
Урап узу федераль әһәмияттәге «Казан» халыкара аэропортына керү юлы», Казан-Оренбург автомобиль юллары һәм төбәк әһәмиятендәге Аэропорт-Столбище, Столбище-Атабай, Сокура-Кирби-Травкино автомобиль юллары буйлап оештырылган. Кирәкле юл билгеләре урнаштырылган әйләнеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.