РФ бюджетыннан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзүгә өстәмә рәвештә 350 миллион сум бүлеп бирелгән

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзүгә 350 миллион сум күләмендә өстәмә федераль финанслау бирелде. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Росавтодор һәм Татарстан арасында тиешле килешүгә кул куелды. Моннан тыш, 2019 елга юл эшләре программасы кысаларында Татарстан Республикасы бюджетыннан Зур Казан боҗрасы төзелеше өчен 350 млн. сум бүлеп бирелгән. Агымдагы дәрәҗәдә 1 этапның смета бәясе, өстәлгән бәягә салымны исәпкә алып, 2,241 млрд. сум тәшкил итә.  Калган финанслау һәм объектны файдалануга тапшыру 2020 елга планлаштырыла.

Эшләрне башкару буенча контрактны 9 июльдә төзү планлаштырыла.

Беренче этап Мидхәт Булатов урамыннан Борисков урамына кадәр 800 м озынлыктагы участок төзүне күздә тота. Проект-смета документлары «Татдорпроект» институты» АҖ тарафыннан эшләнгән, Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынган.

Зур Казан боҗрасының әлеге участогы шәһәр әһәмиятендәге 1 класслы магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Машиналар йөрү өлешенең киңлеге һәр якка 7,25 м һәм ике трамвай юлы 9,5 м. Тротуар киңлеге  – 2 дән 4,5 м. га кадәр.

Әлеге участок составына шулай ук 109,7 м озынлыктагы Ферма шоссесы һәм 35,78 м киңлектәге транспорт хәрәкәтенең 4 полосасы белән юлүткәргеч керә.

Исегезгә төшерәбез, Россиянең 15 субъекты «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында капиталь чаралар үткәрүгә өстәмә федераль финанс бирү турында Росавтодор белән килешүләр төзеде. Акчаның гомуми күләме 5 млрд. сум тәшкил итә. Бу Башкортстан, Мордовия, Татарстан, Байкал крае, Брянск, Иваново, Иркутск, Курган, Курск, Түбән Новгород, Орел, Самара, Тула, Ярославль һәм Еврей автоном өлкәләрендә юл инфраструктурасының 17 капиталь әһәмиятле объектында эшләр башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International