Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 151 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 30 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6197 кеше килгән, 5871 пассажир киткән.
21 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 13 метрга кадәр. Температура: 25-30 градус.