2019 елда Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми озынлыгы 47,3 км булган 81 объектны ремонтлау планлаштырыла.
2019 елга финанслауның гомуми күләме 2,35 млрд. сум күләмендә билгеләнгән, шулардан 1,35 млрд.сумы - федераль бюджет акчалары, 1 млрд. сумы - Татарстан Республикасы бюджеты. Шул исәптән 203,7 млн. сум светофор объектлары, юл билгеләре һәм куркынычсызлык коймалары урнаштыруга, шулай ук ясалма тигезсезлекләр урнаштыруга юнәлдереләчәк. Бу юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Казан агломерациясендә хәзерге вакытта 30 объектта ремонт эшләре бара. Аерым алганда, Петр Витер, Юлия Фучик, Комиссар Габишев, Академик Королев, Урицкий урамнарында. Шулай ук Четаев, Чуйков һәм башка урамнар буенча тротуарлар яңартыла.
Исегезгә төшерәбез, Казан агломерациясендә юллар озынлыгы 1675 км тәшкил итә, шулардан 1365,3 км, ә бу 81,5%, норматив хәлгә туры килә. Милли проект белән 2024 елга бу күрсәткечне 85% ка кадәр арттыру беркетелгән.
Фотода: Юдино-Залесный шоссесында ремонт барышы.