Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 156 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 27 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Казан аэропортыннан 96 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5753 кеше килгән, 6176 пассажир киткән.
Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 1 см га арткан һәм 52,53 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,24 м, 4 см га кимегән.
18 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 13 метрга кадәр. Температура: 20-25 градус.