Казан аэропортыннан 115 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 37 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6166 кеше килгән, 5101 пассажир киткән.
2019 елның 29 июненнән лицензияләр реестрына кертелмәгән автобусларда пассажирлар йөртү эшчәнлеге тыела.
33,7 мең кв. м мәйданда ЩМА-20 катнашмасыннан асфальтобетонның яңа катламы җәеләчәк, тротуарлар ремонтланачак, юл һәм тротуардагы борт ташлары алмаштырылачак.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 169 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 26 тапкыр тизлек режимы бозылган.
1 июльдә «РТЮ Бонус» программасына 7 ел тулды. Бу вакыт эчендә анда 4,4 млн катнашучы теркәлгән, шуларның 20 меңнән артыгы «алтын» статуска ия.
Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4986 кеше килгән, 4910 пассажир киткән.
5 июльдә Кайбыч муниципаль районында 04.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Төрләмә-Норлат-Борындык автомобиль юлының 43 чакрымында юлны кисеп үтә торган тимер юл кичүе транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
31 октябрьдә Казан – Ла Романа – Казан маршруты буенча 14 көнгә 1 тапкыр туры очышлар башлана. Доминикан Республикасына керү озынлыгы 13 төн тәшкил итәчәк.
Лаеш муниципаль районында 1 июльдән 14 августка кадәр Лаеш-Чирпы автомобиль юлының 2+825 км - 8+225 км участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту өчен 1 июльдән 93 нче номерлы «Казанның Ленин исемендәге мәдәният сарае - Шигали» автобус маршрутының хәрәкәт схемасы Берновые Ковали торак пунктына кадәр озайтылачак.