Татарстанда автобусларда пассажирлар йөртү өчен 545 лицензия бирелгән

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

2019 елның 1 мартында «Россия Федерациясенең аерым закон актларына автобусларда пассажирлар һәм башка затларны йөртү эшчәнлеген лицензияләүне камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү» турында Федераль закон үз көченә керде.  Әлеге закон нигезендә 2019 елның 29 июненнән лицензияләр реестрына кертелмәгән автобусларда пассажирлар йөртү эшчәнлеге тыела.

Татарстан Республикасы территориясендә хәзер 17556 автобус теркәлгән. Шуларның, ТР буенча ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, 11904 - предприятиеләр һәм оешмаларныкы, 5652 - физик затларныкы. Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең дәүләт автомобиль юлы күзәтчелеге Урта Идел төбәкара идарәсе мәгълүматларына караганда, 2019 елның 3 июленә хуҗалык итүче 545 субъект лицензия алган (шуларның 191 - элекке лицензиатлар), 6542 автобус реестрга кертелгән.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хокукны бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.1.2 статьясы нигезендә гражданнарга һәм вазыйфаи затларга - 50 000 сум, шәхси эшмәкәрләргә - 100 000 сум, юридик затларга 400 000 сум күләмендә административ штраф салына. Лицензия кабат булмаган очракта шул ук штрафлар билгеләнгән, әмма транспорт чарасын конфискацияләү яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору каралган.

ТР буенча дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автобусларны лицензиясез файдалану фактларын ачыклау буенча рейд чаралары үткәрә башлады.

Пассажирлар һәм башка затларны йөртү буенча эшчәнлекне лицензияләү турында тулырак мәгълүмат Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International