5 июльдә Төрләмә-Норлат-Борындык автомобиль юлының участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

5 июльдә Кайбыч муниципаль районында 04.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Төрләмә-Норлат-Борындык автомобиль юлының 43 чакрымында юлны кисеп үтә торган тимер юл кичүе транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.

Машина йөртүчеләргә федераль әһәмияттәге Казан-Ульяновск, М-7 «Идел», «Йошкар-Ола – Яшел Үзән» - М-7 «Идел» автомобиль юллары һәм төбәк әһәмиятендәге Төрләмә-Норлат-Борындык автомобиль юлы тәкъдим ителә. Кирәкле юл билгеләре урнаштырылган әйләнеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International