Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 169 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 26 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 96 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 7006 кеше килгән, 5751 пассажир киткән.

3 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Төньяк-көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында секундына 15-18 метрга кадәр.  Температура: 21-26 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International