Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Академик Сахаров урамын ремонтлау башланды. 33,7 мең кв. м мәйданда ЩМА-20 катнашмасыннан асфальтобетонның яңа катламы җәеләчәк, тротуарлар ремонтланачак, юл һәм тротуардагы борт ташлары алмаштырылачак. Шулай ук яңа коймалар, юл билгеләре урнаштыру, дүрт автопавильон урнаштыру һәм юл йөрү өлешенә термопластиктан тамгалар төшерү планлаштырылган. Хәзерге вакытта гамәлдәге өслекне фрезерлау һәм борт ташларын алыштыру эшләре бара. Барлык эшләрне 31 июльгә кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Эшләрнең генераль подрядчысы - «Каздорстрой» ААҖ.
Академик Сахаров урамы Казанның Совет районында урнашкан. Галия Кайбицкая, Зәкиев, Хәйдәр Бигичев, Юлиус Фучик һәм Җиңү Проспекты урамнары белән кисешә.