Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4986 кеше килгән, 4910 пассажир киткән.

2 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Төньяк-көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында секундына 15-18 метрга кадәр.  Температура: 20-25 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International