«РЖД Бонус» лояльлек программасына җиде ел

2019 елның 2 июле, сишәмбе

1 июльдә «РТЮ Бонус» программасына 7 ел тулды. Бу вакыт эчендә анда 4,4 млн катнашучы теркәлгән, шуларның 20 меңнән артыгы «алтын» статуска ия.

«РТЮ Бонус»ның лояльлек программасын эшләтеп җибәргәннән соң, анда катнашучылар 1,2 млн премиаль билет рәсмиләштерде. Сәяхәт өчен иң популяр юнәлешләр – Мәскәү - Санкт-Петербург, Мәскәү - Казан, Мәскәү - Түбән Новгород, Мәскәү - Ярославль, Мәскәү - Брянск.

Федераль пассажир компаниясе - ФПК АҖ - лояльлек программасын даими камилләштерә. Хәзер катнашучылар БДБ һәм Ауропа илләренә баручы поездларга премиаль билетлар рәсмиләштерергә мөмкин. 7 февральдән «РТЮ Бонус»та «Саклык банкыннан рәхмәт» программасына кертелгән балларны конвертлау мөмкинлеге булдырылды. Моннан тыш, июнь аеннан пассажирлар соравы буенча «РТЮ Бонус» сайтының шәхси кабинеты РТЮ ААҖ порталының хисап язмасы белән берләштерелгән. Җыелган баллар өчен билетны хәзер үзеңә генә түгел, башка пассажирга да рәсмиләштерергә мөмкин, ә баллар белән билет сатып алу операцияләре бер тапкыр кулланыла торган серсүзләр СМСы ярдәмендә якланган.

Шулай ук «РТЮ Бонус» лояльлек программасы кысаларында катнашучылар җыелган премия балларын хәйрия оешмалары файдасына күчерә алалар. Мондый мөмкинлек барлыкка килгән вакыттан бирле 3,8 млн. нан артык «Изгелек баллары» хәйрия максатларына күчерелгән. Бу 235 фондлар карамагындагыларга һәм аларны озатып баручыларга дәвалау урыннарына барып җитәргә ярдәм итте.

Исегезгә төшерәбез, «РТЮ Бонус» лояльлек программасы 2012 елның июленнән эшли. Аның кулланучылары ФПК АҖ поездларында һәм вагоннарында, шулай ук «Сапсан» һәм «Аллегро» поездларында ясалган сәфәр өчен премия балларын туплый алалар. Моннан тыш, баллар махсус вагоннарда автомобильләр ташыган өчен исәпләнә. «РТЮ Бонус» программасы турында тулырак мәгълүматны аның сайтында белергә була.

Фото: prosago.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International