Казанда 93 нче номерлы автобус маршрутының хәрәкәт схемасы озайтыла

2019 елның 28 июне, җомга

Халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту өчен 1 июльдән 93 нче номерлы «Казанның Ленин исемендәге мәдәният сарае - Шигали» автобус маршрутының хәрәкәт схемасы Берновые Ковали торак пунктына кадәр озайтылачак. Автобус маршрутының хәрәкәт схемасын үзгәртү турында мәгълүмат тукталыш пунктларында һәм хәрәкәттәге состав салоннарында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International