Лаеш муниципаль районында 1 июльдән 14 августка кадәр Лаеш-Чирпы автомобиль юлының 2+825 км - 8+225 км участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Урап узу өчен машина йөртүчеләргә федераль әһәмияттәге Казан-Оренбург һәм төбәк әһәмиятендәге «Лаеш шәһәренә керү юлы» автомобиль юллары тәкъдим ителә. Кирәкле юл билгеләре урнаштырылган әйләнеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.