Казаннан Доминиканга яңа халыкара рейс ачыла

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

31 октябрьдә Казан – Ла Романа – Казан маршруты буенча 14 көнгә 1 тапкыр туры очышлар башлана. Доминикан Республикасына керү озынлыгы 13 төн тәшкил итәчәк.

Программа ANEX Tour туроператоры белән берлектә эшләнгән һәм 2020 елның 17 апреленә кадәр чорга исәпләнгән. Туроператор Кариб диңгезе ярларына юлламалар сата башлаган инде. Бәясе 13 төнгә ике кешегә 150 мең сумнан башлана.

Очыш программасын AZUR air авиакомпаниясе башкара. Тәкъдим ителгән Boeing-777-300 һава судносы – бу пассажир ташучы паркында ерак магистраль лайнерларның иң уңайлы варианты, ул ике класс – бизнес-класс һәм экономияле класска хезмәт күрсәтә.

Казан, Кариб диңгезенә туры очыш мөмкинлеге булган, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң Россиянең өченче шәһәре булачак. Шулай итеп, быел Татарстанда яшәүчеләр өчен туры очышлар белән 15 илдә ял итү мөмкинлеге бар.

Фото: yandex.by

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International