Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков катнашында 2022 елда пассажир навигациясен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республика муниципаль районнар башлыклары белән киңәшмә булып узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов алып барды.
2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында 4,5 чакрым озынлыктагы «Арча шәһәренә керү» автомобиль юлын төзекләндерәчәкләр. Төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 200 млн. сумнан артык акча бүленгән.
Горький тимер юлының Казан төбәге тимер юлчылары язгы су ташуына әзерлекне төгәлләделәр.
19 март «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә концерт уңаеннан өстәмә шәһәрара поездлар хәрәкәт итәчәк.
КНИТУ-КАИ каршындагы «Техник көллият» шәкертләре Казан шәһәренең 2 нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесендә булдылар.
Россия транспорт министрлыгы сайтында агымдагы елның февралендә Россия авиадиспетчерлары тарафыннан илнең һава юлларында 106,7 мең очышта хезмәт күрсәтелгән дип хәбәр ителә.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков республиканың Бөгелмә һәм Лениногорск муниципаль районнарында киңәшмәләр үткәрде.
2022 елда республикада «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 91 чакрым автомобиль юлын ремонтлау планлаштырыла. Финанслауның гомуми суммасы - Татарстан Республикасы бюджетыннан 4 млрд 328 млн сум тәшкил итәчәк.
2022 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында 6 тоннадан артык авырлыгы булган транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү планлаштырыла.