КНИТУ-КАИ каршындагы «Техник көллият» шәкертләре Казан шәһәренең 2 нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесендә булдылар.
Хезмәткәрләр студентларны техник хезмәт күрсәтү, двигатель төзекләндерү эшләре, автомобиль транспорты системаларына һәм агрегатларына ремонт ясау эшләре белән таныштырдылар. Һөнәри юнәлеш бирүче чаралар «Татарстанда яшәргә һәм эшләргә» мәгълүмат кампаниясе кысаларында үткәрелә.
Әлеге предприятиедә инде 10 ел дәвамында мәгариф учреждениесе студентлары җитештерү практикасын уза, ә чыгарылыш укучылары бирегә эшкә урнаша.
"Предприятие җитәкчелеге мондый очрашуларны хуплый, чөнки эшче һөнәрләрне популярлаштыру бүгенге көндә бик мөһим бурыч булып тора. Бүгенге көндә безнең предприятиегә автослесарьлар, машина йөртүчеләр һәм токарьлар бик кирәк ", - дип ассызыклады 2 нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе кадрлар бүлеге башлыгы Галина Глазунова.
Шулай ук укучыларга предприятие музеенда экскурсия үткәрделәр, оешма тарихы, Бөек Ватан сугышы чорыннан бирле хезмәт куйган беренче җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр турында сөйләделәр. Студентлар шулай ук В, Д категорияле машина йөртүчеләрне әзерләү классында һәм ремонт остаханәсендә булдылар.
Чара барышында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Резеда Хәбибуллина шәкертләргә Министрлыкка эшкә урнашу шартлары турында сөйләде һәм аларны практика узарга чакырды.