Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республика муниципаль районнар башлыклары белән киңәшмә булып узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов алып барды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әглиуллин, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, башкарма сәркатип урынбасары - «ТР МБ Советы» Ассоциациясенең юридик идарә башлыгы Сергей Столяров, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының автомобиль юллары, күперләр, тоннельләр кафедрасы директоры Алексей Фомин һәм «Татцемент» АҖ директоры Назыйм Әхмәтов катнашты.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы транспорт министрлыгының автомобиль юллары идарәсе башлыгы Олег Казеннов Татарстан Республикасында урнашкан җирле карьерлар материалларын кулланып юллар салу турында сөйләде.
Бүлек башлыгы, җирле материалларны кулланып юллар төзү программасын эшләү таләп ителә, диде. Карьер булган 12 муниципалитет сайлап алынган. Барлык материаллар үзебездә бар - ком - вак таш һәм кирәкле юл техникасы Алабуга автомобиль заводында чыгарыла, - диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Республика территориясендә пассажирлар йөртүне оештыру турында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов сөйләде.
Хезмәткәрләр транспорт предприятиеләре вәкилләре белән районнарда очрашулар үткәрде, аларны борчыган соралар буенча бурычлар формалаштырылды. Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск һәм Яшел Үзән шәһәрләре сынау проектларын гамәлгә ашыру өчен сайлап алынды.
Шулай ук Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов пассажир автооешмаларының халыкка хезмәт күрсәтүләре турында докладлар белән чыгыш ясадылар.