Горький тимер юлының Казан төбәге тимер юлчылары язгы су ташуына әзерлекне төгәлләделәр. Тимер юлларны язгы су ташудан саклау һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан Казан төбәге Горький тимер юллары чикләрендә 9 поезд булдырылды, алар пиломатериаллар, вак таш, шпаллар һәм башка кирәкле материаллар белән җиһазландырылган.
Әлеге поездлар Алатыр, Канаш, Нуя, Буа, Йошкар-Ола, Яшел Үзән, Казан, Арча һәм Нократ Аланы станцияләрендә урнаштырылган. Төбәк чикләрендә барлыгы 846 ясалма корылмалар, шул исәптән күперләр, су үткәрү торбалары һәм кювет, су агызу һәм тау чокырлары булдырылган. Зур күперләр тирәсендә кар һәм боз яру өчен җиһазлар, су үткәргеч корылмалары әзерләнгән, атналык кизү тору билгеләнгән.