Арча районында милли проект кысаларында автомобиль юлларына капиталь ремонт ясалачак

2022 елның 18 марты, җомга

2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында 4,5 чакрым озынлыктагы «Арча шәһәренә керү» автомобиль юлын төзекләндерәчәкләр. Төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 200 млн. сумнан артык акча бүленгән.

Инженер челтәрләрен һәм коммуникацияләрен яңадан көйләү, су бүлеп чыгару җайланмаларын ныгыту, гамәлдәге юл өслекләрен ремонтлау планлаштырыла.

Шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче чаралар да башкарылачак - яңа юл билгеләре куелачак, юл тамгалары салыначак, автобус тукталышы яңартылачак һәм яңа автопавильон урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International