19 март Казан - Аэропорт - Казан маршруты буенча өстәмә поездлар билгеләнә

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

19 март «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә концерт уңаеннан өстәмә шәһәрара поездлар хәрәкәт итәчәк:

- 7602 номерлы Казан-Аэропорт поезды Казан станциясеннән 17сәг. 10 минутта кузгала һәм 17сәг. 45 минутта Аэропорт станциясенә килеп җитәчәк;

- 7601 номерлы поезд Аэропорт - Казан поезды Аэропорт станциясеннән 21сәг. 30 минутта китә һәм Казанга 21сәг. 50 минутта килеп җитәчәк.

Поездлар тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк. Чарага шулай ук 6710 номерлы поезд белән дә барырга мөмкин, ул Казан станциясеннән 18сәг. 10 минутта  китәчәк, Аэропорт станциясенә 18сәг. 38 минутта килеп җитәчәк. Концертка билет күрсәткән очракта шәһәрара поездларда йөрү бушлай.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүмат:

- 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе);

https://sodruzhestvoppk.ru сайтында;

- «Россия тимер юллары Пассажирларга» мобиль кушымтасында;

- кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат такталарында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International