Февраль аенда Россиянең һава юлларында очышлар саны 25 процентка арткан

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Россия транспорт министрлыгы сайтында агымдагы елның февралендә Россия авиадиспетчерлары тарафыннан илнең һава юлларында 106,7 мең очышта хезмәт күрсәтелгән дип хәбәр ителә.

Шул ук вакытта очышларның гомуми саныннан 63% илнең эчке һава юлларындагы очышларга туры килә. 2021 елның февраль ае белән чагыштырганда очышларның гомуми саны 25% ка арткан.

Барлыгы исә 2022 елның ике аенда Россиянең һава юлларында 226,1 мең очыш теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30,4 процентка күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International