2022 елда республикада «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 91 чакрым автомобиль юлын ремонтлау планлаштырыла. Финанслауның гомуми суммасы - Татарстан Республикасы бюджетыннан 4 млрд 328 млн сум тәшкил итәчәк.
Чараларны үтәү максатынннан төбәкнең 10 нан артык подряд оешмасын җәлеп итү планлаштырыла, алар арасында - «Татавтодор» АҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ, «Каздорстрой» ААҖ, «Волгадорстрой» ҖЧҖ, «Волга-Автодор» ҖЧҖ һәм башкалар бар.
Юл эшләрен башкару, шул исәптән проект-смета документациясен эшләү подрядчы оешманы билгеләү «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, хезмәтләр, хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла.
Барлык подрядчы оешмалар заманча җитештерү-техник база, алдынгы технологияләр, инженер-техник персонал һәм квалификацияле эшчеләргә ия. Юл эшләрен башкаруда техник күзәтчелек Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы "Татарстан юл-транспорт комплексын үстерү һәм карап тотуның төп идарәсе» ДКУ гамәлгә ашыра.