Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков республиканың Бөгелмә һәм Лениногорск муниципаль районнарында киңәшмәләр үткәрде. Чарада Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков һәм муниципаль берәмлекләрнең пассажир предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмәләрдә шәһәрләрнең маршрут челтәренә үзгәрешләр кертү, мәктәп укучылары, студентлар, предприятиеләр хезмәткәрләре өчен ташламалы юл билетын гамәлгә кертү һәм җәмәгать транспорты өчен яңа күчмә состав сатып алу кирәклеге турында мәсьәләләр каралды. Чара нәтиҗәләре буенча Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләренең маршрут челтәрләрен тикшерү һәм оптимальләштерү турында карар кабул ителде.