Пассажир навигациясе ачылышы 30 апрельгә планлаштырылган

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков катнашында 2022 елда пассажир навигациясен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, Дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелеге идарәсенең Иделбуе линиясе Казан бүлеге, Казан су юллары һәм суднолар йөреше идарәсе, Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институты, «Волгататсудоремонт», «Татфлот» АҖ һәм республиканың суднолар йөреше компанияләре вәкилләре катнашты.

«Хәзерге вакытта төп бурычларның берсе - агымдагы елда пассажир навигациясенә кагылышлы әзерлек эшләрен тәмамлау һәм аның өзлексез эшчәнлеген тәэмин итү», - дип билгеләп үтте киңәшмә барышында министр урынбасары Айрат Садыйков.

2021 елның декабрендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм республиканың суднолар йөреше компанияләре арасында тиешле килешүләр имзаланды. Агымдагы елда пассажирлар навигациясе ачылышы пассажир судноларының хәрәкәте нигезендә 30 апрельгә планлаштырылган.

Киңәшмә барышында суднолар йөреше компанияләренә суднолар һәм дебаркадерларга кагылышлы ремонт эшләрен һәм навигация ачылышына бәйле әзерлекне вакытында тәмамларга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International