Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасының юл-транспорт тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Шәле - Баулы автомобиль юлы төзелеше проекты буенча төзелгән концессион килешү кысаларында Алексеевск - Әлмәт участогында 145 чакрым юл төзелеше башланды, юл салуның гомуми бәясе 90 млрд сум. Төзелеш эшләрен 2024 елда тәмамлау планлаштырыла. 2022 елда барлыгы 14 млрд сумлык эш башкарылган. 2023 елга план буенча 32 млрд сумлык эш башкару планлаштырыла. «Беренче тапкыр концессион килешү буенча һәм инфраструктура бюджет кредитларын җәлеп итеп юл объектларында эшлибез. Барлык хезмәттәшләребез исеменнән ярдәм өчен, хөрмәтле Марат Шакирҗан улы, зур рәхмәт, - дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә.
Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков катнашында «2022 елда Татарстанның юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга төп бурычлар турында» Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Бүген шулай ук, Министрлык коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы белән «РЖД» ААҖ арасында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский кул куйды.
Бүген Министрлык коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында “РОСДОРНИИ” ФДУ белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы арасында экспериментлар үткәрү һәм интеллектуаль транспорт системалары технологияләрен апробацияләү мөмкинлеген тәэмин итү өчен пилот зонасы булдыру турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Документка ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм "РОСДОРНИИ" ФДУ генераль директоры Александр Бедусенко кул куйды.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татарстан Республикасының юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга төп бурычлар турында» Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясенең утырышы узачак.
Бүгенге көннән башлап Panorama Airways дип аталган яңа үзбәк авиакомпаниясе "Казан" халыкара аэропортыннан Ташкентка даими рейслар программасын ача. Aвиарейслар атнага 1 тапкыр 144 урынлы Airbus A320 һава судноларында график буенча башкарылачак.
Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 360 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларда 210 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.
Бу хакта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында сөйләде.
Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 358 берәмлек кар чистарту техникасы эшли.