Бүген Министрлык коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында “РОСДОРНИИ” ФДУ белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы арасында экспериментлар үткәрү һәм интеллектуаль транспорт системалары технологияләрен апробацияләү мөмкинлеген тәэмин итү өчен пилот зонасы булдыру турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Документка ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм "РОСДОРНИИ" ФДУ генераль директоры Александр Бедусенко кул куйды.
Килешү кысаларында «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона территориясендә элемтә һәм электр белән тәэмин итү, тышкы челтәрләренә пилот зонасының технологик җиһазларын тоташтыру өлешендә төзелеш-монтаж эшләрен башкару планлаштырыла. Автомобиль юлларының пилот зонасында югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган транспорт чараларының барлык типлары һәм модельләре сыналачак, шулай ук аларның юл-транспорт инфраструктурасы белән югары төгәллекле позиция системалары һәм юл хәрәкәтенең цифрлы динамик картасы белән үзара хезмәттәшлеге чагылыш табачак. Уздырыла торган экспериментлар нәтиҗәсе буенча ВАТС реаль юл-транспорт шартларында хәрәкәтне тәэмин итә торган оптималь һәм иң яхшы технологияләр билгеләнәчәк.