Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 360 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларда 210 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. Бер тәүлек эчендә сарыф ителгән:
- 32288 тонна ком-тоз катнашмасы;
- 60 тонна тоз;
- 28 тонна тозлы эремә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан, 5-10 м/с. Һава температурасы көндез -3 -8 гр. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, Министрлыкның тәүлек әйләнәсе эшләүче оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны аша мөрәҗәгать итүне сорыйбыз.