Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 358 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юллларда 240 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. Узган тәүлектә 3698 тонна ком-тоз катнашмасы, 80 тонна тоз, 9 тонна тоз эремәсе тотылды.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән аз гына кар, аерым районнарда томан булуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 м. Температура көндез -2 градустан -7 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.