Бүген «Казан Экспо» ХКҮдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының «2022 елда Татарстан Республикасы юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга төп бурычлар» йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак. Утырышта шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков һәм башка рәсми затлар булачак. Коллегия 12:30 да башлана.