Бүгенге көннән башлап Panorama Airways дип аталган яңа үзбәк авиакомпаниясе "Казан" халыкара аэропортыннан Ташкентка даими рейслар программасын ача. Aвиарейслар атнага 1 тапкыр 144 урынлы Airbus A320 һава судноларында график буенча башкарылачак:
- Ташкенттан самолет чәршәмбе көнне 23:50 сәгатьтә күтәрелеп Казанга икенче көнне 01:10 сәгатьтә килеп төшәчәк;
- очкыч пәнҗешәмбе көнне Казаннан 2:40 сәгатьтә очып китеп, Ташкентка 07:50 сәгатьтә килет җитәчәк.
Очу вакыты якынча 3 сәгать. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Үзбәкстанда вакыт Мәскәүнекеннән 2 сәгатькә алдарак йөри.
Белешмә: Panorama Airways - Үзбәкстан Республикасында яңа авиакомпания. Беренче коммерция рейсы 2022 елның 22 декабрендә башкарылды. Хәзер авиакомпания Мәскәүгә (Жуковский һәм Шереметьево аэропортларына), шулай ук Казанга, Новосибирскка, Екатеринбургка һәм Минераль Суларга оча.