«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Әгерҗе шәһәрендә Крестьянская урамындагы күпергә капиталь ремонт ясала. Күпернең озынлыгы 16 м дан артык. Әлеге чарага Татарстан Республикасы бюджетыннан - 5 млн сум, Россия Федерациясе бюджетыннан - 21 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Габдулла Тукай исемендәге "Казан" аэропортының төп партнёры - Nordwind авиакомпаниясе очу программасын киңәйтүне дәвам итә. Җәйге навигациядә расписаниене Казан - Мурманск һәм Мурманск - Казан турыдан-туры даими рейсы белән тулыландырган иде.
Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институты курсантлары (Идел буе су транспорты дәүләт академиясенең Казан филиалы) “Су транспорты судноларын эксплуатацияләү” компетенциясе буенча чемпионатның регионара этабында җиңүче булдылар.
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында «Карабаш - Актүбә» - Микулино - «Лениногорск - Азнакай» автомобиль юллары ремонтлана, бу юл км 4,1 - км 5,3 һәм км 8,0 - км 8,9 аралыкларын тәшкил итә.
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 10 июльдән Яр Чаллы станциясендә, Ижау - Түбән Кама маршруты буенча йөрүче 6755/6756 номерлы поездлар өчен туктап тору вакыты арттырылды.
16 июльдә «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан Бишкек шәһәренә өстәмә авиарейслар куярга әзерләнә. Билгеләп үтик, бу алар өчен яңа маршрут булачак.
2023 елның гыйнвар-июнендә Татарстан Республикасында җәелгән «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә йөк төяү 8,3 млн тонна тәшкил итте, бу узган елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 1,9 % югарырак.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Лилия Сәфиуллина Киров шәһәрендә «IV һәм V категориядәге автомобиль юлларын норматив хәлгә җиткерү буенча нәтиҗәле карарлар» фәнни-гамәли семинарында катнаша. Чара Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Костюченко, РАДОР Ассоциациясе генераль директоры Игорь Старыгин һәм башкалар катнашында уза.
Бүген “Татарстан” радиосында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. «Хәзерге вакытта милли проект буенча юл эшләренең гомуми үтәлеше 50% тан артык», - дип хәбәр итте министр урынбасары.
Бүген Түбән Камада Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты һәм Комитет каршындагы эксперт советларының күчмә уртак утырышы булды. Чарада шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.