Фәрит Хәнифов Түбән Камада узган уртак утырышта катнашты

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Бүген Түбән Камада Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты һәм Комитет каршындагы эксперт советларының күчмә уртак утырышы булды. Чарада шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Утырыш алдыннан катнашучылар «Түбән Кама» сәнәгать паркында, «Шәһәрэлектртранспорты» муниципаль унитар предприятиясендә булдылар, Кама елгасы аша автомобиль юлы һәм күпер кичүе төзелешенең барышы белән таныштылар.

Утырышта яңа транспорт коридорлары үсеше һәм халыкны транспорт белән тәэмин итү турында сөйләштеләр, республика закон проектларын карадылар һәм быелның беренче яртыеллыгында комитетларның эшенә йомгак ясадылар.   

Үз чыгышында Татарстан Республикасы транспорт министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасында халыкны транспорт белән тәэмин итү турында сөйләде. Бүгенге көндә транспорт комплексы тимер юл, һава, су, автомобиль һәм электр транспортын үз эченә ала. Хәзерге вакытта бу тармакта 65,3 меңнән артык кеше эшли.

Татарстан Республикасы территориясе буенча тимер юлларның озынлыгы 1 889 км тәшкил итә, шул исәптән Горький юлының озынлыгы- 1 040 км, Куйбышев тимер юлы - 849 км. "2023 елның 5 аенда тимер юл хезмәтеннән 3 млн 160 мең пассажир кулланган, шуларның 2,5 млн пассажир якын шәһәрара поездларын һәм 660 мең пассажир ерак араларга йөрүче поездларны сайлаганнар", - дип хәбәр итте  министр. Билгеләп үтик, гражданнар үтенече буенча һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатларында 2022 елдан маршрут челтәре арттырылды. Казан - Түбән Новгород - Казан, Яр Чаллы – Бөгелмә - Яр Чаллы, Ижау - Түбән Кама - Ижау, Кандры - Бөгелмә - Кандры кебек яңа якын шәһәрара маршрутлары ачылды. 2023 елның 30 июненнән Казан һәм Ульяновск шәһәрләре арасында шәһәрара поездларының даими маршруты барлыкка килде.

Һава транспорты өлкәсендә шулай ук пассажирлар агымы артуы күзәтелә, 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 49,4% тәшкил итте. 2023 елның 5 аенда республиканың барлык аэропортлары буенча пассажирлар агымының гомуми күләме - 2 миллионнан артык кеше. Шунысын да әйтик, 2023 елның 1 июненә карата аэропорт челтәре 84 юнәлешне үз эченә ала, шуларның 59 эчке һәм 25 юнәлеш халыкара рейслар.

2023 елда су транспорты хәрәкәте өлкәсендә якын араларга пассажир ташуны оештыру өчен 10 социаль әһәмияткә ия булган маршрут буенча 13 пассажир теплоходы, 7 причал һәм 11 дебаркадер җәлеп ителгән. 2023 елгы 5 ай навигация аралыгында Татарстанның туристик үзәкләренә (Казан, Свияжск, Болгар, Тәтеш, Түбән Кама һәм Алабуга) 538 турист судносы рейлары җәлеп ителгән. 48 мең турист сәяхәткә чыгарылган, бу өлкәдә трансаорт хәрәкәтенең 2022 ел белән чагыштырганда шулай ук 37% ка артуы күзәтелә.

Татарстан Республикасының автомобиль транспорты төрле милек рәвешләрендәге 45 ташучы эшчәнлеге белән аерылып тора, шул исәптән Татарстан Республикасының 15 эре автотранспорт предприятиесе. 2023 елның 5 аенда 120,8 млн пассажир китерелгән. «Бүгенге көнгә автотранспорт тармагын субсидияләүгә юнәлтелгән финанс чаралары саны 1,4 млрд сум тәшкил итте», - дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов. Таксомотор ташуга килгәндә, 2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 606 рөхсәт бирелде. 2023 елда такси саны 28% ка кимегән, бу 3 524 берәмлек тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International