16 июльдә «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан Бишкек шәһәренә өстәмә авиарейслар куярга әзерләнә. Билгеләп үтик, бу алар өчен яңа маршрут булачак.
Очу вакыты түбәндәгечә башкарылачак:
- Бишкек-Казан шимбә көннәрендә 22:35 - 23:00 сәг.;
- Казан-Бишкек якшәмбе көннәрендә 06:05 - 12:15 сәг.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Очу вакытының озынлыгы 3 сәг. бераз гына артык булачак. Кыргызстанда вакыты Мәскәү вакытыннан 3 сәгатькә алда бара.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук "Казан" аэропортыннан Бишкекка рейслар дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башка авиакомпания канатларында үтәлә. https://www.kazan.aero/
Авиабилетларны сатып алу һәм актуаль расписание "Казан" аэропорты сайтында.