2023 елның гыйнвар-июнендә Татарстан Республикасында җәелгән «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә йөк төяү 8,3 млн тонна тәшкил итте, бу узган елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 1,9 % югарырак.
2023 елның алты аенда:
- нефть һәм нефть продуктлары - 5,8 млн тонна (- 2022 елның гыйнвар-июнь айларына карата 2,6%).
- химия һәм минераль ашламалар - 456,3 мең тонна (+4,7%);
- ашлык - 367,7 мең тонна (үсеш - 3,5 мәртәбә);
- химикатлар һәм содалар - 350,6 мең тонна (-26,3%);
- кара металл ватыклары - 217,2 мең тонна (+13,8%);
- төзелеш йөкләре - 136,2 мең тонна (-12,2%);
- чөгендер - 116,4 мең тонна (-13,2%);
- кара металл - 107 мең тонна (+39,1%).