Артем Чукин: «Бүгенге көндә милли проект буенча юл эшләренең үтәлеше 50% тан артык тәшкил итә»

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Бүген “Татарстан” радиосында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. «Хәзерге вакытта милли проект буенча юл эшләренең гомуми үтәлеше 50% тан артык», - дип хәбәр итте министр урынбасары. Ул билгеләп үткәнчә, Казан агломерациясендә барлык 19 объектта да эш алып барыла, Чаллы агломерациясендә  - барлыгы 5 объектта, 3 участокта эшләр тәмамланган, шулай ук Түбән Кама агломерациясендә юл эшләре 2 объектта алып барыла. Төбәк челтәрендә 57 объекттан 32 объект тәмамланган, 25 объектта юл эшләре әле дәвам итә.

2024 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасында милли проект күрсәткечләре нигезендә 3,6 мең күперне норматив халәткә китерергә кирәк. Күрсәткечкә ирешүне тәэмин итү максатларында кимендә 58 күпер файдалануга тапшырылачак. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстан Республикасының 36 күперен торгызу эшләре планлаштырылган иде, шуларның 2 мең метрдан артык озынлыкта булган 31 объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Башкарыла торган юл эшләренең башкарылу сыйфатын тикшереп тору төрле дәрәҗәләрдә даими үткәрелә. Подряд оешмасы тарафыннан әлеге материалларның сыйфатын тикшерү һәм норматив документлар таләпләренә туры килүен тикшерү алып барыла. Заказ бирүче дәрәҗәсендә  исә үзләренең һәм бәйсез лабораторияләрне җәлеп итеп эшләү технологиясенең үтәлүен контрольдә тоту алып барыла. Шулай ук Дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнары тарафыннан техника контроле гамәлгә ашырыла. «Башкарылган эшләр диагностика нәтиҗәләре белән эшләрнең сыйфатын расламыйча кабул ителми. Башкарылган һәр объектка подрядчы оешма гарантияле йөкләмәләр бирә һәм мондый йөкләмәләрнең гамәлдә булу срогы дәвамында үз исәбенә барлыкка килгән дефектларны юк итә", - дип аңлатты Артем Чукин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International