ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Инде җиденче ел рәттән тимер юл транспорты ветераннары авыл-хуҗалыгы продукцияләреннән күргәзмә оештыра.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 24 халыкара рейслар. 3458 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3833 кеше килгән. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 64 рейс башкарган.

16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 300 миллион сум бүлеп бирелгән. 2014 елда барлыгы 32 урамда 800 мең кв.м юл катламы ремонтланган.

Автомобиль юлы 2014 елга Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы кысаларында төзелде һәм IV техник категория нормативы буенча һәрберсе 3,5 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланды.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 65 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 75 очрагы, 67 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 661 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.

Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 274 автобус чыккан.


15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
35 ел элек - 1979 елның 15 сентябрендә “Казан” аэропортыннан ТУ-134 самолеты командир Евгений Афиногенов җитәкчелегендә Казан-Сочи маршруты буенча беренче рейс башкарган.
Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районында “Мөслим – Саклау-Баш – Юлтимер”, “Мөслим авылын урап уза торган” һәм “Актаныш – Мөслим” автомобиль юлларында ясалма яктыртуны оештыру буенча эшләр төгәлләнде.

“Казанның ишегаллары территорияләрендәге квартал эчендә йөрү юллары торышын норматив халәткә китерү” программасына республика бюджетыннан 500 миллион сум бүлеп бирелгән.

Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 17 халыкара рейслар. 2393 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2179 кеше килгән. “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 40 рейс башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International