Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 15 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 255 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 17 халыкара рейслар. 2393 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2179 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 40 рейс башкарган. 
      15 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төньяк-көнчыгыштан салмак җил. Температура көндез +14 +19 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International