Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 15 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 274 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 18 халыкара рейслар. 2838 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3126 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 64 рейс башкарган.
  16 нчы сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Иртән кайбер районнарда томан. Температура көндез +8 +13 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International