Казанда «Чокырларны ямау һәм урам-юл челтәренең асфальт-бетон катламының тузган катын торгызу” программасы кысаларында эшләр тәмамланды.
Бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 300 миллион сум бүлеп бирелгән. 2014 елда барлыгы 32 урамда 800 мең кв.м юл катламы ремонтланган. Алар арасында Көнчыгыш, Чуйков, Баруди, Ибраһимов, Гладилов, Аракчино шоссесы, Космонавтлар, Воровский, Волгоград, Ипподром, Сара Садыкова, Кызыл Ползиция, 8 Март урамнары, һ.б.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе эшләргә заказ бирүче, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль подрядчы булды.