Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселыгын урап уза торган автомобиль юлын төзекләндерү төгәлләнде

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
      ТР Кама Тамагы муниципаль районында Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселыгын урап уза торган автомобиль юлын төзекләндерү төгәлләнде.
      Автомобиль юлы 2014 елга Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы кысаларында төзелде һәм IV техник категория нормативы буенча һәрберсе 3,5 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланды. Асфальт-бетон түшәлгән төзекләндерелгән юлның озынлыгы 2,125 км тәшкил итә.
      Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен 208 сигнал баганалары, 33 юл билгесе, металлдан 476 барьер коймалар куелды. Шулай ук 1175,55 кв.м мәйданда юл тамгалары төшерелде.
      Эшләрнең генподрядчысы - “Татавтодор” ААҖ, проект төзүчесе - “Транспроект” ЯАҖ. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International