Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 65 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 75 очрагы, 67 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 661 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Республикада сентябрьнең 15 көне эчендә 253 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 28 кеше һәлак булган һәм 314 кеше төрле тән җәрәхәте алган.