Казанда 2014 елга планлаштырылган ишегалларны капиталь ремонтлау тулысынча тәмамланган

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе

      Казанда бу елга планлаштырылган ишегалларны капиталь ремонтлау тулысынча тәмамланган.

      “Казанның ишегаллары территорияләрендәге квартал эчендә йөрү юллары торышын норматив халәткә китерү” программасына республика бюджетыннан 500 миллион сум бүлеп бирелгән. 94 ишегалдындагы квартал эчендәге йөрү юлы тәртипкә китерелгән, шул исәптән, Вахитов һәм Идел буе районнарында – 31 ишегалды, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – 23 ишегалды, Совет районында – 21 ишегалды, Киров һәм Мәскәү районарында – 15 ишегалды. Ремонтланганнар исәбендә: Әмирхан проспекты, Парк, Журналистлар, Декабристлар, Адоратский, Можайский, Серов, Короленко, Химиклар, Ютазы, Дементьев һәм башка урамнар.

      Шулай ук 2014 елда аерым бер эре ишегалларында комплекслы төзекләндерү башкарылган. Тулаем алганда, агымдагы елда 40 меңләп казанлы яңартылган ишегалды территорияләренә шатлана алды.

      ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе эшләргә заказ бирүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International