Бүген Өлкәннәр көненә әзерлек кысаларында Юдино бистәсенең Тимерюлчылар мәдәният сараенда традицион авыл-хуҗалыгы продукцияләре ярминкәсе уза

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Инде җиденче ел рәттән тимер юл транспорты ветераннары авыл-хуҗалыгы продукцияләреннән күргәзмә оештыра, биредә барысын да бушлай бирәләр. Монда үзләренең участокларында үстерелгән яшелчәләр тәкъдим ителә. Шулай ук ветераннар Буа җирлегендә үзләре үстергән карбызлар алып килгәннәр.
          Горький тимер юлының Казан төбәге ветераннарының координацияләү советы рәисе Александра Турцева билгеләп үткәнчә, Юдино бистәсе халкы әлеге күргәзмәне бик ярата. Беренче ярминкә нәкъ менә Өлкәннәр көнендә  уздырылган. Продукция арасында тиз бозыла торганнары да бар, шуңа күрә киләсе елларда ярминкәне сентябрь уртасында оештыра башлаганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International