Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 24 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 28 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 292 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 24 халыкара рейслар. 3458 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3833 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 64 рейс башкарган.
      17 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +8 +13 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International