ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
25 нче сентябрьдән 19 нчы октябрьгә кадәр Газ урамы буенча Спартак урамы белән кисешкән район автомобиль транспорты хәрәкәте өчен өлешчә ябылачак.

Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 302 автобус чыккан


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Үз коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы эшчеләре профсоюзы комитеты рәисе Юрий Данилов котлый.
Сәфәр кысаларында делегация Корея Республикасының сәнәгать, сәүдә һәм энергетика министрлыгында булды. Ленар Сафин сүзләренчә, Кореяның финанс-икътисади үсеше мәсьәләләре арасында, чит ил коллегалар транспорт инфраструктурасы хакында да сөйләгәннәр.
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 30 чартер, 20 халыкара рейслар. 3273 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4247 пассажир килгән.

23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә ел башыннан алып 19 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 69 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 72 очрагы, 74 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 615 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
3 октябрьдә Юдино станциясендә ремонт эшләре башкару сәбәпле, кайбер шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 204 автобус чыккан.

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
26 сентябрьдә Самарадан Казанга туристлар поезды юлга чыгачак. Сәяхәтчеләр Самарага 28 сентябрьдә иртән кайтачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International