Ел башыннан алып Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә 19 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә ел башыннан алып 19 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә, 8 кеше һәлак булган, 11 кеше авыр травмалар, 1 кеше җиңел тән җәрәхәтләре алган. Үткән елның шул ук чорында 23 бәхетсезлек очрагы ачыкланган, алар нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булган һәм 17 кеше авыр травмалар алган.
 
Бәхетсезлек очракларының төп сәбәбе булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, шәхси саклау чараларының кулланылмавы, эшчеләрнең хезмәтне саклау буенча инструкция таләпләрен, хезмәт һәм производство дисциплиналарын начар үтәүләре тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International